Казахстан мөфтияте ковидтан вакцинация ясауны хуплады
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте сәламәтлек турында кайгыртуның мөһимлеген әйткән һәм ислам динен тотучыларга прививка ясатырга рөхсәт иткән, дип хәбәр итте «Интерфакс». «Белгечләр вакцинация кеше сәламәтлеген коронавирус эпидемясеннән имин һәм нәтиҗәле саклау ысулы булуын раслый. Шәригать кануннары буенча, бик кирәк очракта прививка ясатырга рөхсәт ителә», — диелгән оешма сайтында чыккан хәбәрдә. «Исламда кешенең гомереннән һәм сәламәтлегеннән кадерле нәрсә юк. Шуңа күрә һәркемгә үз сәламәтлегенә игътибар бирергә кирәк. Вакцинация ясатуны һәркем үзе хәл итә», — диделәр мөфтияттә.