Татарстанда коронавирус корбаннары саны 291 булды
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда тагын бер кеше Covid-19 корбаны булган. Шулай итеп, республикада коронавирустан барлыгы 291 кеше үлгән. 1950 елда туган ир-ат узган тәүлектә вафат булган. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә Татарстанда 85 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган.