Казанда янгын чыккан фатирдан исерек ир-атны коткарганнар
(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Казанда янгын чыккан фатирдан исерек ир-атны коткарганнар.
Бүген 17.40 сәгатьтә янгын сагының 101 номерына Тэцевская урамындагы 23нче йортта янгын чыгуы турында хәбәр иттеләр. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Янгын сүндерүчеләр дүрт катлы йортның беренче катында янгын чыкканын ачыклаган. Алар ишекне ачып фатирга кергән һәм исерек ир-атны алып чыкканнар. Ашыгыч ярдәм табиблары аны тикшергән һәм җибәргән.
Янгын сәгать алты тулганда сүндерелгән. Янгын чыгу сәбәбе һәм зыян килгән мәйданны ачыклыйлар.