Быел татар теле һәм әдәбиятыннан VIII Халыкара олимпиада чит илләр өчен онлайн узачак
![Быел татар теле һәм әдәбиятыннан VIII Халыкара олимпиада чит илләр өчен онлайн узачак](https://tatar-inform.tatar/attachments/318aa365586dde75cc336bbaa48f8105f80c2095/store/fill/780/440/db73b4543c8e93cd7da8e959de39bb3cd107953c84fd5a01721734fbda20/photo_2020-02-08_14-33-20.jpg)
(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Быел татар теле һәм татар әдәбиятыннан VIII Халыкара олимпиада апрельдә узачак. «Укучылар 15 — 28 февральгә кадәр порталда теркәлеп, 12 мартта КФУ порталында дистанцион тест үтәргә тиеш була. Олимпиадада Татарстанда һәм Россия төбәкләреннән 8 — 11 сыйныф укучылары (татар теле укытыла торган мәктәпләр һәм якшәмбе мәктәпләре), татар филологиясе студентлары һәм филолог булмаган студентлар катнаша ала», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Гөлия Мусина. ТР мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы җитәкчесе сүзләренчә, Татарстан һәм Россия төбәкләреннән катнашып, финалга үткән укучылар Казанга киләчәк. «Чит илләрдән катнашучылар онлайн форматта сынау үтәчәк», — дип сөйләде ул. «Йомгаклау һәм бүләкләү этапларын апрель ахырында үткәрергә ниятлибез. Барлыгы өч Гран-при иясе ачыкланачак: Татарстан, Россия төбәгеннән һәм чит илдән. Татарстаннан — республика олимпиадасында җиңгән балалар, Россиядән төбәкара олимпиадада җиңгән балалар катнаша. Студентлар онлайн-тест үтәчәк һәм тел галимнәре белән белемнәрен тикшерәчәкбез.Чит ил катнашучылары белән дә шулай ук», — диде Гөлия Мусина. Олимпиаданың нигезләмәсе белән шушы сылтамадан танышырга була.