Азәрбайҗанда Муса Җәлил истәлегенә багышланган иҗат кичәсе булган
![Азәрбайҗанда Муса Җәлил истәлегенә багышланган иҗат кичәсе булган](https://tatar-inform.tatar/attachments/ad739fbcea7e08cb7858de909424f6fb095196a2/store/crop_and_fill/0/15/1024/575/780/440/b13d3ca8baaf5449a74055141f5d98ca21eeeb36216cb0d42a7d52b1c7ba/print_7060399_4970430%5B1%5D.jpg)
(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). 2 февральдә Татарстанның Азәрбайҗандагы Даими вәкиллегендә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы герое Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган иҗат кичәсе узды. Чараны «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Баку филиалы активистлары үткәрде. Бу турыда Татарстанның Азәрбайҗандагы Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Кичәдә катнашучылар шагыйрьнең биографиясе һәм аның иҗади юлы турында сөйләде. Шагыйрьнең иҗатын яратучылар татар телендә Муса Җәлилнең әсәрләрен укыды.