Рөстәм Миңнеханов Иннополис төзелеше һәм инфраструктурасы хакында киңәшмә уздырды
![Рөстәм Миңнеханов Иннополис төзелеше һәм инфраструктурасы хакында киңәшмә уздырды](https://tatar-inform.tatar/attachments/11deaa6b8a060b4d014a174e8ea51449b9197242/store/crop_and_fill/0/55/1600/899/780/440/2e7b95f2a920aa21ead1b5c22b759883eba6aad1294fd011c8807f710acc/view_7081439_4985391%5B1%5D.jpg)
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис үсешенә багышланган киңәшмә үткәрде. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. Киңәшмәдә Иннополисны проектлаштыру һәм комплекслы төзүгә әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Бизнесмен Николай Никифоров («Иннополис үсеше» ҖЧҖ һәм «Дигинавис» ҖЧҖ) технопарклар проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Чарада катнашучылар шулай ук шәһәр инфраструктурасын булдыру һәм үстерү турында фикер алышты. «Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, министрлыклар һәм ведомство башлыклары катнашты», — диделәр матбугат хезмәтендә.