Татарстанда тагын ике кеше коронавирус корбаны булды
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясе аркасында тагын ике кеше үлгән. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 1939 һәм 1986 елларда туган ике хатын-кыз вирус корбаны булган. «Үлем сәбәпләре патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде», — дип хәбәр иттеләр республика ведомствосының матбугат хезмәтендә. Пандемия башланганнан бирле вирус республикада 293 кешенең гомерен өзгән.