Свердловск өлкәсендә башкорт милли киемнәрендә фотосессия үткәрделәр
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Свердловск өлкәсенең Башкорт тарихи-мәдәни үзәгендә милли костюмнарда фотосессия узды. Анда Екатеринбург шәһәре яшьләре катнашты. Бу хакта «Башинформ» га Башкортстан Халыклар дуслыгы йортында хәбәр иткәннәр.
«Мондый чараны үткәрү идеясе безгә #МинБезТамырлар республика флешмобын үткәргәндә килде. Җирле башкорт яшьләрендә милли костюмнарда фотографияләр юк булып чыкты. Безнең максат кием аша үз тамырларыбызга кагылу», — дип сөйләде Башкортстан тарихи-мәдәни үзәгенең баш белгече Светлана Кульмурзина.
Милли мохитне Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортының Свердловск өлкәсендәге филиалы методисты Юлия Нуриәхмәтова тудырды. Фотосессиядә кубыз һәм кулдан ясалган агач сәйлән тавышы көнчыгыш колориты өстәде.