Түбән Каманың 36нчы микрорайонында төзекләндерелгән хоккей мәйданчыгы ачылды
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә19нчы мәктәп территориясендә төзекләндерелгән хоккей мәйданчыгын ачу уңаеннан «Символик хоккей матчы» спорт бәйрәме узды.
Ремонтланган хоккей тартмасы җирле халык һәм спорт сөючеләр өчен чын бүләк булды, алар аны кәшәкәле уеннар өчен генә түгел, ә башка кышкы спорт төрләре өчен дә куллана алачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә.
Төзекләндерү эшләре Түбән Кама шәһәр Советы депутатлары — Шинчылар сайлау округыннан Родион Булашов һәм Вокзал сайлау округыннан Федор Томилов инициативасы белән башкарылды. Ремонтка акчаны «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ бүлеп бирде. Биредә коймалар һәм капкалар алыштырылды, эскәмияләр яңартылды, ут сузылды, киенү-чишенү бүлмәләре, җылыткычлар куелды.
Моннан тыш, әлеге шефлыкка алынган мәктәпнең ишегалды командаларында катнашучылар хоккей формалары комплектларын да алды.
Предприятиенең «Волки Нефтехима» командасы һәм Түбән Кама ишегалды хоккей командалары тренерлары арасындагы матч бәйрәмнең төп вакыйгасы булды. Һава шартларына бәйле рәвештә, тренерлар «Бригантина» клубы командасын алыштырды.
Спорт объектын ачу тантанасында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ генераль директоры Айрат Сафин, Казан химия-технология университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы Юрий Казаков һәм Түбән Кама шәһәр Советы депутатлары катнашты.