Табиблар коронавирус һәм грипптан үлүчеләр санын чагыштырган
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Канада тикшеренүчеләре Covid-19 коронавирусыннан һәм грипптан үлүчеләр санын чагыштырган. CMAJ журналына сылтама белән бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Табиблар 2019 елның 1 ноябреннән 2020 елның 30 июненә кадәр Торонто һәм Миссиссаугиның җиде зур хастаханәсендә грипп һәм коронавирустан дәваланган очраклар турында мәгълүматны өйрәнгән. Биредә кешеләр күп яши, шунлыктан Covid-19 таралу дәрәҗәсе югары.
Галимнәр алган мәгълүматларга караганда, яңа коронавирус белән авыручылар интенсив терапия бүлекләренә бер ярым тапкыр ешрак эләгә һәм грипп белән чирләүчеләргә караганда хастаханәләрдә бер ярым тапкыр озаграк кала. Covid-19 белән авыручылар арасында үлүчеләр саны өч ярым тапкырга югарырак булган.
Язма авторлары фикеренчә, мондый аермалар сезонлы грипп белән чагыштырганда SARS-CoV-2гә карата иммунитетның түбән булуы белән бәйле. Covid-19 инфекциясенә күмәк иммунитет булдырыла барган саен, аерма бетә башларга тиеш, дип саный табиблар.
Элегрәк «Татар-информ» РФ вице-премьеры Татьяна Голикованың коронавирус пандемиясе аркасында Россиядә үлем дәрәҗәсе белән бәйле вазгыятьне җиткерүен хәбәр иткән иде.