Песошин РИТЭК башлыгы белән Татарстанда компания эшчәнлеген үстерү турында сөйләште
![Песошин РИТЭК башлыгы белән Татарстанда компания эшчәнлеген үстерү турында сөйләште](https://tatar-inform.tatar/attachments/4f67debeeaa9e413b339581651bb1dfd7d18dabe/store/fill/780/440/909a140706fc4a4dc1867ba5626bc0e94ae240ec2d62836016f13f69fef7/print_7088679_4993276%5B1%5D.jpg)
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин «РИТЭК» ҖЧҖ генераль директоры Ренат Нургалиев белән Татарстан территориясендә компаниянең җитештерү эшчәнлеген алга таба үстерү турында фикер алышты. Очрашу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Ренат Нургалиев «РИТЭК» ҖЧҖ генераль директоры итеп 2020 елның декабрендә билгеләнә, бу постта Николай Николаевны алмаштыра. Элек ул предприятиенең генераль директорының беренче урынбасары — баш инженеры вазифасын башкарган иде.
«РИТЭК» - «ЛУКОЙЛ» төркеменә керүче нефть-газ чыгару предприятиесе. Бу - Татарстан Республикасының иң эре кече нефть чыгару компанияләренең берсе. Фирма углеводородларның авыр чыгарыла торган запасларын чыгару һәм нефть бирүчәнлеген арттыру өчен яңа технологияләр эшләү һәм гамәлгә кертү буенча махсуслашкан. Элегрәк «Татар-информ» бер ел эчендә Татарстан Республикасы кече нефть компанияләреннән салым керемнәре 32 процентка кимегәнлеген хәбәр иткән иде.