Рөстәм Миңнеханов Чаллыдагы «Респект» төзелеш фирмасы эшчәнлеген тикшерергә кушты
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Хокук саклау структураларына Чаллының «Респект» күчемсез милек агентлыгы эшен җентекләп тикшерергә кирәк. Республикада алданган өлешчеләрнең яңа дулкыны барлыкка килүгә юл куярга ярамый. Чаллы шәһәр Советының йомгаклау утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый йөкләмә бирде. Ул өлешчеләр белән нәтиҗәле эш алып барганнары өчен шәһәр җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Шуңа да карамастан, бу өлкәдә проблемалы мәсьәләләр бар әле. ТР Президенты биредәге күчемсез милек фирмаларының берсенә карата тәртип урнаштырырга өндәде. «Респект» дигән компания бар — алданган өлешчеләр барлыкка килмәсен өчен, аның белән аңлашырга кирәк. Хокук саклау органнарындагы коллегаларыбызга шул хакта мөрәҗәгать итәм. Яңадан шундый хәл килеп чыкмасын, карагыз. Кешеләрне якларга кирәк», — дип мөрәҗәгать итте Миңнеханов утырышта катнашучыларга. Элегрәк «Татар-информ» Чаллының «Респект» күчемсез милек агентлыгы белән булган вакыйга турында язган иде, аның эшчәнлегеннән дистәләгән кеше зыян күрә. Фирма җитәкчелегенә карата мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган.