Рөстәм Миңнеханов: Бүген «КАМАЗ» — Россиядә йөк машиналары җитештерү лидеры
![Рөстәм Миңнеханов: Бүген «КАМАЗ» — Россиядә йөк машиналары җитештерү лидеры](https://tatar-inform.tatar/attachments/2333cc528db1e5865a29eeccfb7d1dc831965da3/store/fill/780/440/231b01f60280dab1d110b92b1b6ada01de598e9040681ce3cb61902af71d/view_7091399_5004178%5B1%5D.jpg)
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Бүген «КАМАЗ» Россиядә йөк машина җитештерүдә алдынгысы булып тора. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов беренче «КАМАЗ» автомобиле чыгарылуга 45 ел тулуга багышланган тантаналы чарада шул хакта әйтте, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте.
Чара бүген Чаллыда Автозаводның төп җыю конвейеры мәйданчыгында узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «КАМАЗ» — производствоны үстерү үрнәге. «Бик катлаулы чорда, кискен конкуренция шартларында „КАМАЗ“ предприятиесе базарда үз урынын киңәйтә бара. Бу системалы эш, безнең ветераннар шуңа нигез салып калдырган. Без „КАМАЗ“ заводы белән горурланабыз, сезгә алга таба да үсеш телибез», — дип ассызыклады ТР Президенты.
Чараның тантаналы өлеше кысаларында заводның беренче төзүчеләрен һәм хәзерге хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. Рөстәм Миңнеханов камазлыларга һәм завод хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Кама автомобиль заводы («КАМАЗ») төзелеше 1969 елның 13 декабрендә башланган. Автогигант рекордлы срокларда төзелгән һәм 1976 елның 16 февралендә үк конвейердан беренче йөк машинасы — КАМАЗ-5320 чыга.
«КАМАЗ» ның беренче машинасы озак еллар Башкортстанда эшләгән, аннары аны сатып алганнар, торгызганнар һәм хәзер ул заводның кыйммәтле музей экспонаты булып тора, диелә хәбәрдә.