Казахстан шәһәрләрендә Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуны бәйрәм иткәннәр
![Казахстан шәһәрләрендә Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуны бәйрәм иткәннәр](https://tatar-inform.tatar/attachments/04822be822a45f18fb2c7aae8b27546aa757eb31/store/fill/780/440/0de2165afc070c3a4b51e7580b1bf2cbba7fa3dc5343d374e4b74b388a19/atom8%5B1%5D.jpg)
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»).«Казахстан татарлары һәм башкортлары конгрессы» республика иҗтимагый берләшмәсенең эш планы нигезендә, 2021 елның 13-15 февралендә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган чаралар үткәрелде.
Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Нурсолтан шәһәрендәге чараны «Дуслык» татар мәгариф үзәге оештырган. Кичәдә композитор Владимир Шевченконың Муса Җәлилнең «Чишмә», «Яулык», «Яңгырлар үтеп китә...» әсәрләре буенча вокал эшләре тәкъдим ителгән.
Милли мәдәниятләрне рухи баетуга керткән өлеше өчен Шевченкога Казахстан Конгрессы җитәкчесе Тәүфыйк Кәримов Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Рәхмәт хатын, ә Җәннәт Низаметдиновага шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова исеменнән Рәхмәт хатын тапшыган.
Икенче өлештә Муса Җәлил әсәрләре белән «Таң» этномәдәни үзәгенең «Дуслык» халык ансамбле, Казахстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нурболат Арзамасулы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Дамир Солтанов, җәмәгать эшлеклесе Джамбул Камелов һәм башкалар чыгыш ясаган.
Нурсолтан шәһәренең татар мәдәни үзәкләре активистларына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстанның Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Казахстан татарлары һәм башкортлары конгрессы, «Дуслык» белем бирү үзәге Рәхмәт хатлары тапшырылган. Муса Җәлилне искә алу көнен Алмата шәһәренең татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәге дә үткәргән. Татар-башкорт этномәдәни берләшмәсенең якшәмбе мәктәбе укучылары һәм Күкчәтау шәһәренең Акан Сери исемендәге Югары мәдәният көллияте студентлары Муса Җәлил истәлегенә багышланган театральләштерелгән тамаша күрсәткән.
Актүбә шәһәренең «Шатлык» этномәдәни берләшмәсенең Гайнан Кормашев исемендәге якшәмбе мәктәбендә Муса Җәлил истәлегенә багышланган дәрес, Урал татар мәдәният үзәгендә Муса Җәлилне искә алу кичәсе узды. Җәлил истәлегенә багышланган чаралар Казахстанның башка шәһәрләрендә дә узды, диелә хәбәрдә.