Түбән Камада Муса Җәлил истәлегенә Хәтер сәгате үткәрделәр
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Түбән Камада бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган Хәтер сәгате үтте. Мәктәп укучылары, студентлар, язучылар, шагыйрьләр, укытучылар, учреждение һәм оешма җитәкчеләре, предприятие хезмәткәрләре, шәһәр халкы Халык иҗаты йорты каршындагы мәйданга — Муса Җәлил һәйкәле янына җыелды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Шагыйрьнең туган көнендә Түбән Камада яшәүчеләр Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлын, фидакарь батырлыгын хәтерләрендә яңарттылар һәм герой һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Хәтер сәгате Халык иҗаты йорты фойесында дәвам итте. Биредә Муса Җәлилнең тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган китап күргәзмәсе, шулай ук «Батырлык.!» дип исемләнгән тарихи экспозиция оештырылган иде. Күргәзмәдә Новгород өлкәсе Үлем үзәненнән кайтарылган табылдыклар: каска, фляжка, штык, патрон, автоматлар, чәнечкеле тимерчыбыклар урын алган иде. Кичәдә шагыйрьнең бик күп шигырьләре яңгырады. Бәйрәм кунаклары Җәлил белән горурлануларын белдереп, шагыйрь әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Шулай ук Түбән Кама җирле шагыйрьләре Муса Җәлилгә багышланган шигырьләрен укып, халкыбызның сугыш чорында күрсәткән каһарманлыгын хәтерләрдә тагын бер кат яңартты.