Миңнеханов һәм Борисов «Алабуга-Волокно» заводының икенче чиратын карады
![Миңнеханов һәм Борисов «Алабуга-Волокно» заводының икенче чиратын карады](https://tatar-inform.tatar/attachments/fd9af649989d53c063efa26e07343832cd578b51/store/fill/780/440/4a0f01ea0bf7581d3a953c4187974e19ae2aedeb0c4339e774a5478c3d2e/print_7110699_5013014.jpg)
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия вице-премьеры Юрий Борисов бүген «Алабуга» махсус икътисади зонасындагы «Алабуга-Волокно» углерод җепселләре җитештерү заводында булды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Визит барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Борисов заводның икенче чиратын карады, шулай ук гражданнар авиатөзелешендә һәм сәнәгатьнең башка тармакларында композит материаллар эшли башлау турында фикер алыштылар.
2019 елдан Россия МС-21-300 пассажир самолетының компонент базасы импортыннан тулысынча баш тарту мөмкин булды, дип билгеләп үтелде.