«Адымнар» мәктәбенең шәһәр читендә өстәмә белем бирү үзәге ачылачак
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел 1 сентябрьдә «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексының шәһәрдән читтәге өстәмә белем бирү үзәген ачарга җыеналар. «Шәһәр читендә өстәмә белем бирү үзәге төзелешен төгәлләп киләбез. Ул ел әйләнәсендә балаларны тел сменаларына кабул итәчәк», — диде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларинова «Мәрхәмә-Милосердие» хатын-кыз-депутатлар берләшмәсенең «Адымнар» полилингваль комплексындагы күчмә утырышында. Аның сүзләренчә, быел 1 сентябрьгә бу объект гамәлгә кертелер дип көтелә. «Мәрхәмәт» берләшмәсе депутатлары бүген «Адымнар» мәктәбенең Бичурин урамындагы бинасында экскурсиядә булды. Төрле милләт балаларының иҗади чыгышларын карады. «Адымнар» мәктәбендә бүген 19 милләт укучысы белем ала.