Татьяна Ларионова: Ата-аналар өчен тел өйрәнү дәресләре һәр мәктәптә булырга тиеш
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова фикеренчә, ата-аналар өчен татар теле дәресләре һәр мәктәптә булырга тиеш.
Бүген «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз-депутатлар берләшмәсенең «Адымнар» полилингваль комплексындагы күчмә утырышында депутатлар ата-аналар һәм укытучылар өчен татар теле дәресе кабинетына кереп чыкты.
«Кагыйдә буларак, ата-аналар үзләре туган телен белмәсә, гаиләдә шул телдә сөйләшмәсәләр, бала да телне белми. Татар телен әйтсәк тә, күп кенә ата-аналар телен белми. Без бүген татар теле дәресен күрдек. Минемчә, ата-аналар өчен телне өйрәнү буенча мондый дәресләр һәр мәктәптә булырга тиештер», — дип әйтте Татьяна Ларионова.
Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова әйтүенчә, кайбер мәктәпләрдә балаларга урын җитми, шуңа ике сменада укырга мәҗбүрләр. «Хәтта укучыларга да өстәмә дәресләр үткәрү мөмкинлекләре юк, шуңа күрә мәктәпләрдә телне массакүләм өйрәтү күренеше юк», — дип белдерде.
Татьяна Ларионова моның системасын уйларга кирәклеген әйтте. «Бүген дистант шартларында эшләргә өйрәндек. Ата-аналар белән телне өйрәнү буенча да тулы бер цикллар эшләп була. Туган теле белән элемтәсен югалткан, ләкин телне белергә теләүче ата-аналар булыр дип уйлыйм. Билгеле, көндез эштә әти-әниләр, ләкин шимбә көнне оештырырга була бит», — диде.
Минзәлия Закирова телне «Ана теле» онлайн программасы ярдәмендә өйрәнеп булуын искәртте. «Ана теле» порталыннан кулланучылар арта бара. 2030 елга кадәр шушы программаны финанслау дәвам иттерелде. Иң мөһиме — ул камилләштерелә», — диде.
Ул «Ана теле» программасынннан кулланучылар белән аралашып, аларның канәгать булуы турында әйтте.
«Ана теле» программасы турында бөтен кеше белми, мине ишетүегезне сорар идем. Шартлар тудырылса, ата-аналарның теләге бар. Без моны Алабугада мәктәп ачылышында да күрдек. Укытучылар да татар телен белеп бетерми бит. Көнкүреш дәрәҗәсендә генә булса да белергә теләгән укытучылар бар», — дип җавап кайтарды Татьяна Ларионова.
Ул православие гимназиясендә ата-аналар белән эшләү буенча кызыклы формалар булуын мисалга китерде. Утырышта катнашкан депутатлар ата-аналар мәктәпкә барып йөрмәячәк, иң яхшысы дистант вариант дигән фикерләрен әйтте.
«Адымнар» полилингваль комплексы директоры Айдар Шәмсетдинов социаль реклама яхшы булыр иде дип саный.
«Еш кына шәһәрдә баннерлар буш, «Ана теле» турында социаль реклама булса, шәп булыр иде. Бу ресурслар турында күпләр белми. Татьяна Петровна (Ларионова — «Т.И. искәрмәсе) да хаклы. Телне өйрәнгәндә, иң зур каршылык — кешенең ялкаулыгы. Укыты еш кына мотивлаштыра. Онлайн яхшы, ләкин укытучы белән группада шөгыльләнү яхшырак», — диде.