Рөстәм Миңнеханов: Татарстан районнарында машина төзелеше тармагын үстерергә кирәк
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда машина төзелеше производствосын республиканың муниципаль районнарында үстерергә кирәк. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында шулай дип белдерде.
«Машина төзелеше производствосы зур булмаган муниципалитетларда да барлыкка килергә тиеш. Бездә моның яхшы үрнәге бар», — дип искәртте Татарстан Президенты.
Миңнеханов Биектау районында эшли торган «Казаньсельмаш» предприятиесен мисал итеп китерде. Бүгенге көндә ул ил һәм республика сатып алучыларына продукция тәкъдим итә, шул ук вакытта аның экспорт потенциалы да бар.
Икенче машина төзелеше компаниясе («Агромастер») Мөслим районында урнашкан. Ул чәчү комплекслары һәм туфрак эшкәртү техникасы җитештерү белән шөгыльләнә.
«Мондый үрнәкләр безнең теләсә кайсы муниципалитетта һәм территориядә заманча производстволар булдыра алуыбыз хакында сөйли», — дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, бүгенге көндә Татарстанда йөзгә якын индустриаль һәм сәнәгать мәйданчыгы, шулай ук махсус икътисади зоналар эшли.
«Мин махсус зоналар, сәнәгать мәйданчыклары һәм өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләренең барысы да зур, уртача һәм кече бизнесны җәелдерү максатында эшләргә тиеш дип саныйм», — диде Президент.