Аспирант Айдар Хәбибрахманов психиатр Давыд Менделевич исемендәге премиягә лаек булды
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Казанда Россиянең атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган табибы, психиатрия һәм наркология кафедрасы мөдире профессор Давыд Менделевич исемендә стипендиягә ия булучылар игълан ителде.
2020 ел нәтиҗәләре буенча укуда һәм фәнни эштәге уңышлары өчен өченче ел укучы аспирант Айдар Хәбибрахманов һәм икенче ел укучы ординатор Вероника Коновалова бүләкләнде. Аспирант өчен ай саен 20шәр мең, ординатор өчен 12шәр мең сум күләмендә стипендия бирелә, дип хәбәр итте Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Бүләкләү тантанасында Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов, Дәүләт Думасы депутаты, табиб-психиатр Борис Менделевич һәм профессор, медицина фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган табибы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Баш медицина психологы Каусар Яхин катнашты.
Борис Менделевич, профессор Давыд Моисеевич һәрвакыт фәнгә һәм студентларга аерым игътибар бирүен билгеләп үтте. «Әтием, галим, психиатр Давыд Моисеевич исемендәге стипендияләр белән бүләкләү өченче тапкыр уза», — диде ул.
«Без Давыд Моисеевич үз белемен генә түгел, ә психиатриягә, фәнгә булган мәхәббәтен дә җиткергән аспирантларга һәм ординаторларга премияне тапшырабыз. Ул һәрвакытта да билгесезлекне белү теләге, максатка омтылу — галимнәрне аеручы сыйфатлар», — диде улы.
Җиңүчеләрнең исемнәре «Хәзерге заман психиатриясе: диагнозсыз терапия» дигән практик психиатрлар һәм галимнәрнең онлайн-конференциясе кысаларында игълан ителде.