Казанда XIX гасырда төзелгән типография бинасын 80,4 миллион сумга саталар
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казанда бертуган Кәримовларның XIX гасырда төзелгән типография һәм хәреф кою бинасын 80,4 миллион сумга саталар.
«Авито» игъланнар сайтында урнаштырылган мәгълүматтан күренгәнчә, бинада барлык кибетләр һәм остаханәләр эшләвен дәвам итә. «Әлеге мәсьәләләр тиз генә хәл ителми. Моннан барысы да күченеп киткәнче бер, ике яки ун ел үтәргә мөмкин», — дип искәртә сатучы.
Бинаның гомуми мәйданы 3 мең квадрат метр тәшкил итә. Участогы арендага бирелгән. Бинада кунакханә, офислар яки банк урнашырга мөмкин.
Йорт 1883 елда Казан архитекторы Петр Романов проекты буенча төзелгән. XX гасыр башында китап сатучылар һәм нәширләр — бертуган Кәримовлар бинага хуҗа булган. Соңрак биредә тел белгече Әхмәтһади Максуди нигез салган китапханә урнашкан. 1923-1924 елларда әлеге бинада драматург Мирхәйдәр Фәйзи китапханәче булып эшләгән.