Казанда Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсендә «Җанкисәккәем» спектакленнән өзек куелды
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Бүген Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге, Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фонды белән берлектә, драматург Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе оештырды.
Конгрессның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кичәдә гомерен татар теле һәм мәдәнияте үсешенә багышлаган шәхес, татар зыялысы, күренекле драматург, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты — Туфан Миңнуллинны искә алдылар.
Бәйрәмдә Туфан Миңнуллиның кызы — Әлфия Миңнуллина-Юнысова катнашты. Шулай ук «Җанкисәккәем» спектакленнән өзек куелды, аны Татарстанның атказанган артистлары Ләйсән Рәхимова белән Рамил Ваҗиев башкардылар.
Кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән, БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде, диелә хәбәрдә.