Түбән Кама янында коттедж бистәсе төзергә планлаштыралар
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Түбән Кама районында, Кама Аланы шәһәр тибындагы бистә территориясендә яңа коттедж поселогы төзергә ниятлиләр. Бу хакта «НТР 24» телеканалы хәбәр итә.
Җирле хезмәт базары проблемалары турында фикер алышканда планнар турында сүз барды. Очрашу Түбән Кама районы һәм Кама Аланы җитәкчелеге инициативасы белән узды.
Шәхси торак төзелеше өчен җир кишәрлеге алырга теләүчеләргә аны ташламалы шартларда бүлеп бирәләр. Мондый мөмкинлек Түбән Камада гына түгел, Татарстанның башка районнарында һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләрдә дә булачак, дип аңлатты Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев.