Татарстанда 39 градуска кадәр салкынайтачак
![Татарстанда 39 градуска кадәр салкынайтачак](https://tatar-inform.tatar/attachments/1414e0162cb601a3bd29f6b782df4986f9ff2d4a/store/fill/780/440/c1f7bcf8733c3e29f8eb6435cc84faf584f918e5d86718049d75481171b4/photo_2021-02-22_16-02-07.jpg)
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 23 февральдә, төнлә һәм иртән Татарстанда -39 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин.
«Төнлә һәм иртән һава температурасы -28…-33 градус, аязганда -34…-39 градус. Көндез һава температурасы -22…-27 градус», — диелгән Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәрендә.
Шулай ук алмашынучан-болытлы һава көтелә, төнлә урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Көндез явым-төшем ихтималы аз. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Татарстан синоптиклары республикада көчле җил турында кисәткән иде.