Баулы кешесеннән мылтык һәм патроннар алганнар
(Баулы, 22 февраль, «Татар-информ», « Баулы-информ »). Баулы районындагы авылларның берсендә яшәүче ир-атта хәрби патрон белән атуга көйләнгән мылтык табылган. Бу хакта «Баулы-информ» редакциясенә Татарстан эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Ведомство мәгълүматы быенча, быелның 29 гыйнварында аучы буларак теркәлмәгән ир-аттан корал һәм патроннар алынган. Ир-ат пневматик мылтыкны хәрби патроннар белән ата торган итеп ясаган. Ир-атка карата Россия Җинаятьләр кодексының 222нче маддәсе («Корал, аның төп өлешләрен, боеприпасларны законсыз алу, бирү, сату, саклау, йөртү») буенча җинаять эше ачылган.