Япониядә «Спутник V» вакцинасының нәтиҗәлелеге бәяләнде
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Япон аналитигы Кадзухико Фудзи Covid-19дан төрле вакциналарны чагыштыру турында мәкалә бастырган, анда «Спутник V»ның нәтиҗәлелеге турында да язылган. Фудзи искә төшергәнчә, Россия препаратының нәтиҗәлелеге 92% дәрәҗәсендә расланган. Автор Япониядә «Спутиник V»ны уртача сроклы перспективада эшкә җигәргә тәкъдим итте, дип яза РИА Новости агентлыгы. «Коронавируска каршы көрәш бик озакка сузылыр дип көтелә, шуңа күрә күп кенә белгечләр чараларны комбинацияләүнең мөһимлеген билгеләп үтә башлады», — дип нәтиҗә ясады аналитик.