Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясенең яңа президенты билгеләнде
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясенең яңа президенты итеп оешма идарәсенең элеккеге рәисе Зөфәр Гаязов билгеләнде.
«Ул бөтен ассоциациянең коллективы карары белән билгеләнде», — дип раслады мәгълүматны Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе директоры Галина Шәрәфетдинова.
Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, «Әкият» кафесы хуҗасы Михаил Шәрипов идарәнең яңа рәисе итеп билгеләнде.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Казан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе президенты Ренат Җәлетдинов 68 яшендә коронавирустан үлде.