Татарстан синоптиклары буран һәм көчле җил турында кисәтә
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 25 февральдә, Татарстанда һава шартларының начарлануы көтелә.
Иртән һәм көндез республиканың көнбатыш районнарында, Казанны да кертеп, буран көтелә. Моннан тыш,секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда аномаль салкыннар 25 февральгә кадәр сакланачак, дип хәбәр иткән иде.