Ташкент татарлары Нәҗип Җиһановны искә алды
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). 23 февральдә Ташкентта «Нәҗип Җиһанов. Багышлау» дип аталган кичәдә күренекле композиторның иҗатына бәйле, халыкка аз билгеле булган документлар күрсәтелде.
Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге хәбәр иткәнчә, кичә үзбәк композиторы Мөхтәр Әшрәфи музее җитәкчелеге инициативасы белән оештырылган.
Катнашучыларга СССРның халык артисты, Социалистик Хезмәт герое, СССР Дәүләт премиясе лауреаты, бөек татар композиторы, педагог, җәмәгать эшлеклесе Нәҗип Җиһановның тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйләделәр. Чарада Үзбәкстан Республикасы төбәкләреннән танылган белгечләр һәм вәкилләр, Үзбәкстан Мәдәният министрлыгы оешмалары, Үзбәкстан Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы вәкиллеге, Татар мәдәни-мәгариф үзәге хезмәткәрләре, Үзбәкстан Дәүләт консерваториясе студентлары һәм мөгаллимнәре катнашты. Хәзерге үзбәк музыкасына нигез салган, халык артисты, дәүләт һәм халыкара премияләр лауреаты Мөхтәр Әшрәфине һәм Нәҗип Җиһановны актив иҗади элемтәләр бәйләп торган, диелә хәбәрдә.