Шамил Закировның вафатына тугыз ел тулу уңаеннан, камаллылар аның каберенә барды
![Шамил Закировның вафатына тугыз ел тулу уңаеннан, камаллылар аның каберенә барды](https://tatar-inform.tatar/attachments/7f18f271b0f95b216da062b04d4c34fa92a9616f/store/crop_and_fill/13/138/3974/2232/780/440/58c52c603f799a50119db7c3d76e9a819798ed45f865a37a1c483312a456/KSF_8047.jpg)
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Бүген, 26 февральдә, Камал театры җитәкчелеге Шамил Закиров каберенә барды.
Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, театрның легендар директоры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Шамил Зиннур улы Закировның (1945-2012) арабыздан китүенә 9 ел булды.
Шул уңайдан, Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры җитәкчеләре Яңа Татар зиратында Шамил Закировның каберенә чәчәкләр куйдылар, диелә хәбәрдә.