Мөселман яшьләре иртәгә «Чиста мәчет» акциясенә кушылырга чакыра
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте волонтерлары «Чиста мәчет» акциясе кысаларында Рамазан ае алдыннан республика мәчетләрендә җыештыру-чистарту эшләренә кереште. Һәр шимбә көнендә волонтерлар Казанның бер мәчетендә өмә үткәрәчәк.
Иртәгә Казанның Габдерәхим Утыз Имәни мәчетендә өмә була. Имәнлек урамы белән Рихард Зорге урамнары чатында төзелә торган мәчет тирәсендә төзелеш калдыкларын җыярга, чүп-чарны чыгарырга, тәртип урнаштырырга кирәк, диелә Диния нәзарәте хәбәрендә.
Бу атнада бары егетләр генә чакырыла. Өмәгә эш киемнәреннән, маска-перчаткалардан килү таләп ителә.
Акциядә катнашу өчен нәзарәтнең социаль үсеш бүлегенә 8 (843) 237-86-18 телефонына шалтыратып язылырга кирәк.
Акция барышында егетләр-кызлар «Казан нуры», «Сәлах», «Рамазан» мәчетләрен тәртипкә китерергә өлгерде инде.
«Чиста мәчет» акциясен 2017 елдан бирле Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге оештыра. Шул вакыт эчендә анда катнашу өчен яшьләр арасыннан ике йөзләп мөселман-волонтёр җәлеп ителде, алар Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен Татарстан мәчетләрендә өмә үткәрде, диелә хәбәрдә.