Мөфти Равил Гайнетдин Төркия Президенты Рәҗәп Таип Эрдоганны туган көне белән котлады
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Мөфти шәех Равил Гайнетдин Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Таип Эрдоганны туган көне белән котлады, дип хәбәр итте Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте. «Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән һәм шәхсән үземнең исемнән туган көнегез белән ихлас котлыйм. Үз халкыгыз, мөселманнар һәм кешелек дөньясы өчен игелекле эшләрегездә Аллаһ ярдәм юлдаш булсын», дип мөрәҗәгать итә мөфти. Ул безнең илләр һәм аларның лидерлары арасында озак еллар дәвамында урнашкан ике яклы гуманитар элемтәләрнең югары дәрәҗәдә булуы белән горурлануын әйтә. «Россия Федерациясе һәм Төркия Республикасы мөселман берләшмәләренең ныклы багланышлары дәүләтара диалог өчен ныклы нигез булып тора, һәм безнең илләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең яңа тарихының төрле мисаллары моны ачык дәлилли», — ди Равил Гайнетдин. «Аллаһы Тәгалә барлык изге гамәлләрегезне кабул итсен, Төрек дәүләтен алга таба үстерү, аны тынычлык һәм иминлек белән тәэмин итү өчен көч һәм энергия бирсен», диелә котлауда.