Азнакайда «Маяк» газетасының 90 еллыгын билгеләп үттеләр
![Азнакайда «Маяк» газетасының 90 еллыгын билгеләп үттеләр](https://tatar-inform.tatar/attachments/a16cef4eb4a8c8946f6c13181d3030d05ed443d7/store/fill/780/440/3e3778512231de3324a62916c1e3fa529773557566ed6d905b44dbc8c665/1614622414767.jpg)
(Казан, 1 март, «Татар-информ», Надия Шәйхетдинова). Азнакайда «Маяк» газетасының 90 еллыгы билгеләп үтелде. Истәлекле чара шәһәрнең Мәдәният сараенда башланып китте. «Коммуна» исеме белән чыгып килгән газета («Трактор» атамасы да булып ала) эшчәнлеген «Маяк» исеме белән дәвам итә. Бер гасырга якын район халкын ил-көн яңалыклары, төбәк тормышы, анда яшәүчеләрнең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-сөенечләре белән таныштырып бара. Матбугат чарасына ветераннар, редакция каршында эшләп килүче «Гөлстан» әдәби берләшмәсендә иҗат дулкынында кайнаучылар, хәбәрчеләр, почтальоннар килгән иде. Кунаклар да шактый. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте башкарма директоры Нияз Гәрәев азнакайлыларны котлап, йөз меңлек сертификат бүләк итте. «Татнефть» җәмгыятеннән дә шундый ук зур бүләк тапшырдылар. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин дүрт мең тираж белән чыгып килүче газетаның район тормышында мөһим урын тотуын билгеләп үтте. Ветераннарга, газетаның баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов җитәкчелегендәге бүгенге коллективка рәхмәт белдереп, уңышлар теләде, бүләкләр тапшырды. Редакция коллективы «Маяк»ның 90 еллыгына багышлап, «Үткәннәрне барлап, киләчәккә ышанычлы атлап» дип аталган китап эшләгән. Саллы гына басмада газета тарихы аркылы коллективлашу, репрессия, Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы авыр еллар, совет чоры — һәммәсе ачык чагыла. Район матбугаты тарихында үз эзләрен калдырган шәхесләр китапта матур итеп бирелгән. Редакциядә үз заманында ике олпат язучы, Тукай премиясе лауреатлары Мәхмүт Хәсәнов («Язгы аҗаган») һәм Мөсәгыйт Хәбибуллин («Кубрат хан») эшләп, якты эз калдырып китә. Фойеда «Маяк» газетасы редакциясе музее, архив бүлеге, район үзәк китапханәсе китап күргәзмәләре оештырылган иде. Бәйрәм тантанасына килүчеләр экспонатларны күзәтеп, хатирәләрне яңартты.