Салават Фәтхетдинов иҗтимагый башлангычта мәдәният министры киңәшчесе итеп билгеләнде
![Салават Фәтхетдинов иҗтимагый башлангычта мәдәният министры киңәшчесе итеп билгеләнде](https://tatar-inform.tatar/attachments/6bb7b18c2662d90bf849d383e4e2bd8c0ab810c7/store/crop_and_fill/4/0/1162/653/780/440/6150701bc65157f70f79d3962af7e23ca316ffde9e758577adf046365d05/AI3I1140.jpg)
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). ТР Мәдәният министры Ирада Әюпованың иҗтимагый башлангычларда дүрт киңәшчесе барлыкка килгән. «Болар — РФ атказанган, ТР халык артисты Салават Фәтхетдинов, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов, ветеран журналист Раиса Сафиуллина һәм „Sculptor Agency“ консалтинг компаниясе генераль директоры Виктор Житлов », дип хәбәр итә мәдәният министрлыгы.