«ШАЯН ТВ» каналына кунакка «Таттелеком» җитәкчесе килде
(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Бүген «Таттелеком» АҖ генераль директоры Айрат Нуретдинов «ШАЯН ТВ» каналына кунакка килде. «Таттелеком» абунәчеләре безнең каналны инде ике ел карый. Бүген исә компания җитәкчесе контент булдыру барышын үзе килеп күрде, дип хәбәр итте каналның матбугат хезмәте. Яшь журналистлар кунакка тапшыруларның ничек эшләнгәнен сөйләде.
«ШАЯН ТВ» каналында хәзер егермедән артык программа эфирга чыга. Аларны алып бару гына түгел, биредә эшләүче малайлар һәм кызлар сюжет төшерергә дә, монтажларга да өйрәнә. Телевизион блогерлар мәктәбенә йөрүчеләрнең хезмәтенә Айрат Нуретдинов югары бәя биргән. Каналның контентын үстерүгә «ШАЯН ТВ»ның дубляж студиясе зур өлеш кертә. Кунак әлеге мәйданчыкны да игътибарсыз калдырмаган. «Очрашу бик җылы үтте. „ШАЯН ТВ“га игътибары өчен, „Таттелеком“ АҖ генераль директоры Айрат Нуретдиновка чиксез рәхмәтебезне белдерәбез», диелә бу хәбәрдә.