Мәскәү татар яшьләре активисты Камил Әмиров 36 яшендә вафат булган
![Мәскәү татар яшьләре активисты Камил Әмиров 36 яшендә вафат булган](https://tatar-inform.tatar/attachments/d8ce7b9bdd16d5c0dc82292c9e818ddaa260e332/store/fill/780/440/5cc284ae99b83c5911b1dc3bb56f56a0b3f4bfdc385a3d594b4ba50a4587/09B63E54-6725-40C9-88DB-BAF9B8DCF49C.jpeg)
(Казан, 6 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Мәскәү татар яшьләре активисты Камил Әмиров вафат. «Камил Әмиров хатыны Виолетта (Вәлишина) белән „Бердәмлек“ яшьләр клубының эшчәнлегендә актив катнашты. Алар шунда ук таныштылар да», — диде Мәскәү өлкәсе татар милли-мәдәни мохтариятенең яшьләр комитетының рәисе Римма Гомәрова. Камил Әмировка 36 яшь булган, аның ике баласы калган. Камил Әмиров белән хушлашу иртәгә 10:30 сәгатьтә Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә узачак. Ул Ульяновск өлкәсенең Сайман авылында, әнисе кабере янында күмеләчәк.