Миңнеханов: Татарстан цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерләүдә тизләтеп торучы булачак
![Миңнеханов: Татарстан цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерләүдә тизләтеп торучы булачак](https://tatar-inform.tatar/attachments/0a1f2e221582ea3487b94f07e7f1b006f9b94357/store/fill/780/440/90e2b9d78ae52b66ba9aa4f6859e5dd430b454e2da3c85e61a9d3ec385a8/VVS_5163-01%5B1%5D.jpeg)
(Казан, 6 март, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан цифрлы икътисад өчен белгечләр әзерләгәндә сынау мәйданчыгы һәм «тизләткеч» сыйфатында эш итәргә әзер. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополиста РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко рәислегендә Россия югары уку йортлары ректорлары белән узган зур киңәшмә барышында сөйләде. Татарстан Президенты сүзләренчә, бу очрашу республика өчен фән һәм мәгариф вәкилләренең концентрациясен булдырган. Бу төбәкнең бөтен ил буйлап югары уку йортлары белән нәтиҗәле хезмәттәшлегенә, уртак проектлар үсешенә, нәтиҗәдә илебез икътисадының көчле үсеше өчен яңа мөмкинлекләр ача. Ул республикада заманча икътисад таләпләре нигезендә белгечләрне әзерләү һәм яңадан әзерләү буенча актив эш баруын искәртте. Татарстанда уздырылган WorldSkills халыкара чемпионаты иң мөһим юнәлешләрнең берсе яшь профессионаллар белән эшләү мөмкинлеге бирде.