Апас юлында авариядә пассажирлар һәм йөртүче машина эчендә кысылып калган
![Апас юлында авариядә пассажирлар һәм йөртүче машина эчендә кысылып калган](https://tatar-inform.tatar/attachments/2eeb6a8a4d3438c1174d8bc582bf5a01b29a89c2/store/fill/780/440/d4b674f5d5582a2af9d8cd66f3f43d0083829636f06d9a1076d64536f3c6/IMG-20210307-WA0021%5B1%5D.jpg)
(Казан, 7 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанда машина йөртүче һәм пассажирлар йөк машинасы белән юл-транспорт һәлакәтеннән соң автомобильдән чыга алмыйча, кысылып калган.
«Татар-информ»га авариянең шаһитлары сөйләвенчә, бүген Апас районы трассасында, Апас-Каратун юллары чаты тирәсендә юл-транспорт һәлакәте булган. Биредә «Шевроле» автомобиле зур йөк машинасына бәрелгән. Бәрелешүдән соң, җиңел машина кузовына җитди зыян килә, ә йөк машинасы ян ягына ауган.
Шаһитлар сүзләренчә, авариядә өч кеше зыян күргән. Җиңел машинаның шоферы һәм пассажирлары бәрелештән соң салонда кысылып калган.