Янгын куркынычы чорында урман инспекторлары кизү торачак
(Казан, 10 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Янгын куркынычы чорында халыкның күпләп ял итү урыннарында урман инспекторлары кизү торачак.
Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында янгын куркынычы сезонына әзерлек инде башланганын әйтте.
«Халыкның күпләп ял итү урыннарында, урманнар белән янәшә федераль һәм төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары кырыенда инспекторлар һәм янгын сүндерү машиналары торачак», — диде министр урынбасары.
Рәис Гомәров әйтүенчә, бу тәҗрибә халык белән эшчәнлектә психологик фактор буларак та үзен аклаган.
Урман инспекторлары районнарда халык җыеннарында 457 тапкыр чыгыш ясаган. Белгечләр җир участоклары хуҗалары белән урман янгыннарын кисәтү буенча әңгәмәләр үткәрәчәк.
Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуны кисәтеп, бүгенгә 1 меңгә якын кисәтү бирелгән.