Татарстан волонтерлары «Бердәм Россия» праймеризын оештыру комитетына керергә мөмкин
(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Иҗтимагый оешмалар вәкилләрен һәм волонтерларны Татарстанда «Бердәм Россия»нең беренчел тавыш бирүен оештыру буенча төбәк комитеты составына кертергә планлаштыралар. Бу тәкъдимне партиянең Татарстан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин хуплады.
«Татарстанда волонтерлар актив, авыр тормыш хәленә эләккәннәргә ярдәм итү генә түгел, ә сәяси тәҗрибә дә алар җилкәсенә ятачак. Без аларга ярдәм итәчәкбез, сәяси нечкәлекләрне һәм алда торган Дума сайлауларының мөһимлеген аңлатачакбыз. Бергәләп килешеп эшләячәкбез», — диде Мөхәммәтшин.
Татарстан политологы Виктор Сидоров фикеренчә, алдан тавыш бирү — ул Дәүләт Думасына сайлауларга кандидатларны сайлауның нәтиҗәле, үтә күренмәле һәм ачык ысулы.
«Пандемия безгә авыр хәлдә калган гражданнарга төрле ярдәм төрләрендә үзләрен күрсәткән иҗтимагый, волонтерлык хәрәкәтләренең әһәмиятен күрсәтте. Татарстанда волонтерлар һәм җәмәгать эшлеклеләре алдан тавыш бирүдә актив катнашыр, ачык фикер алышуга мөһим социаль мәсьәләләрне күтәрерләр, татарстанлыларны бәхәскә кертерләр дип ышанам», — диде ул.
«Бердәм Россия»нең праймеризы максималь ачык һәм көндәшлек моделе буенча 24 майдан 30 майга кадәр һәм күпчелек очракта онлайн узачак. Россия территориясендә теркәлгән барлык сайлаучылар да «Дәүләт хезмәтләре» сайты аша верификация юлы белән тавыш бирә алачак.