Төркия хакимияте илгә керү кагыйдәләрен үзгәртә
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). 15 марттан Төркиягә керү өчен чит ил кешеләренә махсус электрон анкета тутырырга кирәк булачак. Россия Туроператорлары ассоциациясе бу хакта пассажирлар ташый торган зур авиакомпаниягә сылтама белән хәбәр итә. РИА Новости хәбәр итүенчә, илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы Төркиягә килә торган барлык рейсларда ковидны контрольдә тоту буенча кәгазь анкета тутыру таләбен гамәлдән чыгара. Авиакомпания вәкилләре транзит белән булган кунакларга искәрмә ясалганын, алар самолет бортында документ тутырырга тиешлеген искәртә. Яңа кагыйдәләр нигезендә, килүче гражданнар (шул исәптән Төркия кешеләре дә) сәфәргә кадәр 72 сәгать алдан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында форма тутырырга тиеш булачак. Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында теркәлгәндә система эшли торган кәрәзле телефонны күрсәтүне таләп итә. Программа туристка HES-код бирә, ул ил буенча хәрәкәт итү, кунакханәгә урнашу өчен һәм кайбер объектларда һәм чараларда булганда кирәк.