Татарстанда томан төшәчәк һәм -32 градуска кадәр суытачак
![Татарстанда томан төшәчәк һәм -32 градуска кадәр суытачак](https://tatar-inform.tatar/attachments/c2aec4c1efbde932271380020a48adcb4b20e1b7/store/fill/780/440/6bdecb4ede70ba4c82786a74fd0700b2617456810b8c9b8aefa83b50a052/VVS_9164%2B%281%29%5B1%5D.jpg)
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). 12 мартта төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә томан төшүе көтелә.
Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Республикада аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Төнлә явым-төшем көтелми», - диелә синоптикларның хәбәрендә.
Иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә бераз кар явачак, төнлә җил төньяк-көнбатыштан исәчәк, соңрак аның тизлеге бераз көчәячәк.
12 мартта төнлә Татарстанда -22, -27 градуска кадәр суытуы көтелә, термометрның терекөмеш баганасы урыны белән -32 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -11, -16 градус тәшкил итәчәк.
Юлларда бозлавык хасил булачак.