Әһлиуллин: Җиргә мохтаҗ күп балалы гаиләләрнең 70 проценты Казанда һәм Чаллыда яши
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Күп балалы гаиләләргә бүлеп бирү өчен кирәк булган җир мәйданнарына кытлыкның 70 проценты Казанда һәм Чаллыда яшәүчеләргә туры килә.
Гомумән алганда, республика буенча 61 мең күп балалы гаиләнең 39 меңе җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте.
Министр мәгълүматларына караганда, республиканың 36 муниципаль берәмлегендә күп балалы гаиләләрне җир белән тәэмин итү планы үтәлеше 80 проценттан арткан. 2020 елда алты районда бу күрсәткеч 90 процентка җиткән, тугызында 90-99 процент булган. 21 муниципалитет исә куелган бурычны тулысынча үтәгән.
Гражданнарның әлеге категориясенә бирелгән кишәрлекләрнең гомуми мәйданы 4 мең гектардан артып киткән, әмма 22 меңнән артык гаилә җиргә мохтаҗ әле.
«Узган ел Татарстанда 3 356 җир кишәрлеге бирелде, быел — 657 <...>. Хәзерге вакытта республикада 18 меңнән артык җир кишәрлеге җитми», — дип сөйләде Әһлиуллин.
Аларның 70 проценты ике шәһәргә - Казан һәм Чаллыга туры килә. Казан буенча исемлеккә күп балалы 15 158 гаилә кертелгән, 6 394 гаилә җир алган. Автошәһәрдә исемлектә 8 083 гаилә тора, җир 3 130 гаиләгә бирелгән.
Азактан Әһлиуллин районнары башлыкларына мөрәҗәгать итте. Ул җиргә документлар, инде булган территорияләрне планлаштыру, кишәрлекләрне инфраструктура белән тәэмин итү белән бәйле мәсьәләләргә игътибар итәргә чакырды.
Өстәмә территорияләрне эзләргә кирәк. Әлеге эшне башкару куелган бурычларны үтәүне тизләтергә ярдәм итәчәк, диде ул.