Татарстан синоптиклары кар һәм көчле җил фаразлый
(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Сишәмбе, 16 мартта Татарстанда аязучан-болытлы һава көтелә. Төнлә республикада бераз кар яварга мөмкин, ә төнлә явым-төшем ихтималы аз.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, җил көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк. Урыны белән җилнең тизлеге секундына 15 метрга җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы -5…-10 градус, ә көнчыгыш районнарда температура -15 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы +1 градус, ә көнчыгыш районнарда -7 градус булачак.
Юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин.