«Татмедиа» Чувашстан министрлыгына Татарстандагы чуваш газеталарын тәкъдим итте
![«Татмедиа» Чувашстан министрлыгына Татарстандагы чуваш газеталарын тәкъдим итте](https://tatar-inform.tatar/attachments/e9fc1288fb22544c2cf11c61fefda7ee37b9a092/store/fill/780/440/3290a62319c5e9d627f2e949d2dec208e0175fd0dd81b319a057e3e34033/photo_2021-03-18_18-07-49.jpg)
(Казан, 18 март, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Бүген «Татмедиа» АҖ Чувашстанның Цифрлы үсеш, мәгълүмат сәясәте һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы җитәкчесенә һәм хезмәткәрләренә Татарстанның төрле районнарында чуваш телендә чыга торган газета-журналларны тәкъдим итте. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, холдингның медиадиректоры Әлфия Әдиятова, шулай ук чуваш телендәге газеталарның баш мөхәррирләре һәм журналистлары үз эшчәнлекләре турында сөйләде, эш тәҗрибәсе һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты. Чувашстанның Цифрлы үсеш, мәгълүмат сәясәте һәм массакүләм коммуникацияләр министры Кристина Майнина «Татмедиа» АҖ белән, шулай ук медиахолдинг газеталары һәм журналлары белән актив хезмәттәшлек итү һәм хезмәттәшлекне җайга салу белән кызыксынуын белдерде. «Әйдәгез, якын арада уртак проектлар ясыйк. Уй-фикерләр һәм практик гамәлләр белән уртаклашырбыз. Бу бик кызыклы булачак. Өстәвенә, безнең аралар бик якын. Бездә татарлар күп яши, ә сездә чувашлар бик күп», — диде Майнина. Презентациядә шулай ук Чувашстанның Татар җәмгыяте рәисе Хәйдәр Сафиуллин да катнашты. Ул шулай ук «Татмедиа» АҖ белән тыгыз хезмәттәшлек булдыру теләген әйтте. Моңа җавап итеп, холдинг генераль директоры Шамил Садыйков Чувашстанның татар җәмгыяте чыгара торган «Вакыт» татар газетасына ярдәм итәргә әзер булуны белдерде. «Без үз ягыбыздан газетага ярдәм итәргә әзер. Безнең „Без бергә“ проектыбыз бар. Бу кушымта, аны без чыгарабыз һәм тулысынча финанслыйбыз. Без сезнең газетаны безнең кушымта рәвешендә бастырырга ярдәм итә алабыз. Россиянең күп кенә төбәкләрендә татар газеталары бу проектта катнаша. Без шул рәвешле татар газеталарына булышабыз», — диде Садыйков. Очрашуда республиканың чуваш «Сувар» газетасы баш мөхәррире Ирина Трифонова, шулай ук Аксубай районының «Ял пурнăçӗ», Нурлат районының «Дуслык», Буа районының «Ялав» һәм Чүпрәле районының «Таван ен» газеталары мөхәррирләре һәм журналистлары үз басмаларының презентацияләре белән чыгыш ясады.