Тинчурин театры «Шах… Мат!» детектив моноспектакле премьерасына чакыра
(Казан, 19 март, «Татар-информ»). 13, 14, 26 апрельдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры детектив жанрдагы «Шах… Мат!» спектакленең премьерасын тәкъдим итә. Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Ләйлә Сәләхетдинова әсәре буенча куела торган әлеге моноспектакльдә Прокурор ролен Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин башкарачак. Режиссеры — Марсель Мәхмүтов. Тамаша 18.30 сәгатьтә башлана.