Чирмешәндә Коръән укучы иң оста балаларны ачыклаячаклар
(Казан, 27 март, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Марат Гомәров). Чирмешәннең үзәк мәчетендә Коръән уку бәйгесе узачак. Мөхтәсибәттән хәбәр итүләренчә, анда 15 яшькәчә булган балалар, яшүсмерләр катнаштырыла. Бәйге дүрт номинациядә: 0-6, 7-9, 10-12, 13-15 яшьлекләр арасында үтә. Малайлар һәм кызлар Коръәнне аерым укыячак. «Җиңүчеләргә һәм һәр катнашучыга мөхтәсибәтнең „Нур“ хәйрия фонды ярдәме белән истәлек бүләкләре әзерләдек. Жюри әгъзалары — Яр Чаллы шәһәренең „Ак мәчет“ мәдрәсәсе мөгаллимнәре. Бәйгедә катнашырга теләүчеләрне 11 апрель көнне иртәнге 8гә Чирмешәннең үзәк мәчетендә көтәбез», — диде Чирмешән районы мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов.