Норлатта балалар арасында Коръән бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды
(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Норлатта Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге Тәгълим үзәгендә балалар арасында районкүләм Коръән укучылар бәйгесе булды. Ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан үткәрелде. Әлеге ярышта Норлат шәһәреннән һәм авыллардан 4 яшьтән алып 18 яшькәчә йөздән артык бала катнашты. Конкурсантлар уку елы дәвамында өйрәнгән Коръән сүрәләрен жюрига яттан укып күрсәтте. Араларында бер сүрәдән алып 2 җүзгә кадәр Коръән ятлаучылар бар иде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Норлат имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов җитәкчелегендәге жюри 3 яшь төркемендә (2-5 яшь, 6-10 яшь, 11-17 яшь) биш җиңүчене билгеләп, китаплар, уку кирәк-яраклары, уенчыклар, акчалата бүләкләр тапшырды. Гомумән, һәр бала өенә күчтәнәчләр белән кайтып китте. Коръән бәйгесендә катнашкан укучылар арасында Тәгълим үзәгендә узучы «Минем гаиләмнең шәҗәрәсе» күргәзмәсенә дә бик теләп үз эшләрен тәкъдим итүчеләр булды. Кулдан нәсел шәҗәрәләре язылган 15 хезмәт оештыручылар тарафыннан югары бәяләнде.