Хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр өчен татар теле курслары ачыла
(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Ачык университетта хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр өчен татар теле курслары ачыла. Курсларны Казан шәһәре мэриясе (@tatforum) Ачык университеты оештыра. Курсалар 5 апрель-7 май көннәрендә узачак. Интенсив курслар татар телендә сөйләшергә мөмкин булган өлкәләрне киңәйтүгә һәм хезмәткәрләрнең көндәшлеккә сәләтен арттыруга юнәлдерелгән. Татар телен өйрәтү программасы өч өлештән торачак: 1. кунакханә бизнесы өлкәсендә хезмәткәрләр өчен; 2. җәмәгать туклануы; 3. ваклап сату өлкәсе. Һәр өлеш 10 дәрестән тора. Дәресләр атнага 2 тапкыр узачак. Катнашу өчен гариза тутырырга кирәк.