Васил Шәйхразиев Рунга чуваш авылы мәктәбе директорына шелтә белдерде
(Казан, 30 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Эшлекле сәфәр вакытында ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Буа районындагы Рунга чуваш авылында булды. Ул мәктәп алдындагы спорт мәйданы кардан чистартылмаганга директорга шелтә белдерде. «Кышка спорт залларын ябарга кирәк. Спорт залы октябрь, ноябрь, март, апрель айларында гына эшләргә тиеш. Калган вакытта балалар саф һавада шөгыльләнергә тиеш. Балалар өчен универсаль спорт комплексы төзелгән, ә аның эче кар белән тулган», — ди ул. Мәктәп директоры Олег Дворцов дәресләрнең мәктәп эчендәге спорт залда узуының сәбәбен пандемия белән бәйләп аңлатты. Ул озакламый балаларның урамда шөгыльләнә башлаячагын әйтте.